Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды татар телендә, шулай ук республика территориясендә җыйнак яшәүче халыкларның милли телләрендә ТР географик объектлары атамалары каталогын булдыру һәм яңарту буенча эшен дәвам итә.
Атамалар төрле алымнар белән җыела: торак пункт атамалары белешмәләре һәм энциклопедия белешәмләре, муниципаль берәмлекләр чикләре турында законнар, ТР Фән академиясе хезмәтләре кулланыла. Шул рәвешле, хәзер каталогта рус телендә 4 638 географик объект җыелган. Алар арасыннан Татарстанның дәүләт хакимияте органнарының норматив-хокукый актлары нигезендә татар телендә 3 877 атама билгеләнде. Тагын 761 объект буенча эшләр дәвам итә: пространство белешмәләре фондын һәм каталогын алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан татар телендә географик объектларын эзләп табу һәм атамаларын төгәлләштерү өчен районнарга хатлар җибәрелде.
Башка милләт телләрендә торак пункт атамаларын җыю эшләренә килгәндә, Фонд белгечләре тарафыннан күрше төбәкләрнең (Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия) фәнни тел институтларыннан республикада җыйнак яшәүче башка халыклар телләрендә торак пункт атамалары турында мәгълүмат тупланды. Хәзер Каталогта андый 361 атама бар: чуваш телендә – 245, удмурт телендә – 71, мордва телендә – 14, мари телендә – 31 атама.
Каталогка сылтама: https://fpd.tatarstan.ru/katalog-naimenovaniy-geograficheskih-obektov-rt.htm