Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшләр тулысынча тәмамланды. Соңгысы булып Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Киров өлкәсе белән чик кертелде. Тулаем алганда, Татарстан 8 төбәк белән чиктәш: Башкортостан, Марий Эл, Чуваш һәм Удмурт республикалары, Оренбург, Самара, Ульяновск һәм Киров төбәкләре.
Киров өлкәсе белән чикләрне билгеләү буенча эшләр 2019 елда башланган. Субъектлар арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 228 километр тәшкил итә.
2023 елның декабрендә җир төзелеше эше Росреестрның дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен алды, һәм материаллар «Роскадастр» Татарстан Республикасы буенча филиалына җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларны дәүләт фондына кертү өчен тапшырылды, шулай ук «Роскадастр» Киров өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасындагы чик турында мәгълүматны ЕГРНга кертү өчен җибәрелде. Нәтиҗәдә, төбәкләр арасындагы чик үзенең тарихи конфигурациясен үзгәртми. Килешү нәтиҗәләре буенча төрле документларда булган чикләрне картографик күрсәтүдә аерма мәсьәләләре хәл ителә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориянең төньяк өлешендә Киров өлкәсе белән чиктәш. Чиктә Татарстан Республикасының Балтач һәм Кукмара районнары урнашкан.