"Яңа заман өчен көчле фикерләр" форумына гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

"Яңа заман өчен көчле фикерләр" форумына гаризалар кабул итү башланды. Форум оештыручылары - Стратегик инициативалар агентлыгы, Росконгресс Фонды һәм ВЭБ.РФ. Фикерләрегензне илея.росконгресс.рф платформасында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр калдыра аласыз. Соңрак белгечләр иң яхшы идеяләрдән топ-1000 һәм топ-100 фикер калдырып, мартта ил җитәкчелегенә тәкъдим итәчәкләр.

Номинацияләр: "Халыкның яшәү сыйфаты", "Икътисад һәм эшмәкәрлек үсеше", "Технологик үсеш", "Белешмәләр икътисады һәм цифрлы карарлар", "Яшәү өчен киңлек", "Нәтиҗәле хезмәт һәм мәгариф", "Нәтиҗәле дәүләт". Гаризаны Россиядә яшәүче һәркем яза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International