ЕГРНга СТПга үзгәртүләр кертү юлы белән 977 торак пункт чиге кертелде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча район башкарма комитетлары белән берлектә чираттагы киңәшмә үткәрде. Очрашуда ВКС ярдәмендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.

Беренче чиратта, катнашучылар генераль планнар эшләү буенча агымдагы мәсьәләләрне карап чыкты. Фондта хәзерге вакытта 15 генплан проекты эшләнелә, тагын 39 проект районнарда килештерү һәм раслау стадияләрендә. Шулай ук генпланнарны вакытында эшләп чыгару өчен Биектау, Кукмара һәм Лаеш районнарына 12 декабрьгә кадәр алдан билгеләнгән авыл җирлекләре буенча беренчел белешмәләр анкетасын яңартырга кирәк. Җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре буенча эшләр график буенча бара.

Районнарның терплан схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләүгә килгәндә, ЕГРНга әлеге ысул белән 977 торак пункт чикләре турында белешмәләр кертелгән. Чиратта тагын Балтач, Кама Тамагы һәм Кукмара районнарының 40 чиге тора, алар буенча материаллар Роскадастрга юнәлдерелгән. Фондта тагын Тәтеш һәм Мамадыш районы чикләре проектлары эшкә алынган.

- 2019 елдан бирле, республика Рәисе тарафыннан, район башлыкларына территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документлары техник биремнәрен Фондка тикшерүгә җибәрү киңәш ителде. Ел башыннан Фондка тикшерүгә 43 техник бирем килде, 25 октябрьдән - нибары 3. Районнарны бу йөкләмәгә җаваплырак карауны сорыйм, чөнки ел нәтиҗәләре буенча ТР Рәисе Аппаратына килгән техбиремнәр саны буенча хисап юнәлдереләчәк, - дип мөрәҗәгать итте районнарга Дмитрий Алексеевич.

Шулай ук районнарга генераль планнар һәм ПЗЗ буенча башкарылган эшләрне тапшыру-кабул итү актлары исемлеге белән слайдлар тәкъдим ителде. Муниципалитетларга кыска вакыт эчендә актларны имзалап, ЭДО яисә электрон почта аша сканнарны җибәрү мәҗбүри, шулай ук Фондка документ оригиналын кайтару да сорала.

Презентация белән сылтама аша танышып була: https://fpd.tatarstan.ru/2023-god.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International