Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүне дәвам итә, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерүне башкара.
Узган айда Фондның проектлар хәзерләү бүлеге белгечләре тарафыннан ясалган Биектау районы Красносельский авыл җирлеге, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге һәм Норлат шәһәре генераль планнары расланды.
Хәзерге вакытта 15 генераль план проектлары буенча эшләр алып барыла, тагын 39 проект килештерү һәм раслау стадиясендә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр төзелеше документларын эшләп чыгару буенча сорауларыгыз булса, безгә сылтама аша безнең кураторларга мөрәҗәгать итә аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/kuratori-razrabotki-gradostroitelnoy-dokumentatsii.htm