“ТР Пространство белешмәләре фонды” атна саен Татарстанның шәһәр төзелеше документлары буенча инвентаризация үткәрә.
Биредә генераль планнар төзелүе, җир кулланышы һәм төзелеш кагыйдәләре раслануы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры хисабына торак пунктлар чикләре кертелүе тикшерелә. Эш күләмен һәм аның барышын күзәтү өчен барлык белешмәләр дә бер картага туплана, аны әлеге сылтама аша карарга мөмкин:
https://fpd.tatarstan.ru/elektronnie-resursi-fonda.htm
Әлеге карта кызыксынучыларга тулаем район буенча да, аерым авыл хуҗалыклары буенча да шәһәр төзелеше документларын карарга мөмкинлек тудыра. Шулай ук карта буенча Пространство белешмәләре фондыннан заказ бирергә мөмкин цифрлы ортофотпланнар һәм топографик карталар барлыгын да карап була.