ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Пространство белешмәләре фонды коллективына яңа директор - Лунегов Дмитрий Алексеевичны тәкъдим итте. Билгеләнү турындагы карар 24 ноябрьдә имзаланган.
Министр Дмитрий Алексеевичның төп биография һәм эш этапларын сөйләп, яңа җитәкчегә барлык билгеләнгән максатларга ирешергә, эшендә зур уңышлар теләде.
- Бергәләп эшләрге кирәкле бурычларыбыз күп. Булдырырбыз, дип ышанам, республикабыз үсеше өчен шулай ук нәтиҗәле итеп эшләрбез, - дип ассызыклады Дмитрий Лунегов, Фонд коллективына мөрәҗәгать итеп.
Лунегов 1993 елның 3 декабрендә Алексеевский бистәсендә туган. 2013 елда Лаеш техник-икътисади техникумын, 2017 елда "юриспруденция" белгечлеге буенча Россия дәүләт хокук саклау университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2014 елда Татарстан буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтләре Идарәсендә башлый. Фондка килгәче Идарәнең Чистай бүлеге җитәкчесе булган.
3 сыйныф РФ дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе сыйныф чины бирелгән.
Өйләнгән, улы бар.