Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында республиканың муниципаль районнары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләре Советы, Роскадастр һәм Росреестр территориаль идарәләре катнашында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.
Территориаль планлаштыру документларын вакытында эшләү өчен районнардан тиз арада беренчел белешмәләр тапшыру таләп ителә. 1 декабрьдә Биектау, Кукмара һәм Лаеш районнарына алдан сайланган авыл җирлекләре буенча беренчел белешмә анкеталарын яңартырга кирәк. Генпланнар һәм ПЗЗ проектларын тәмамлауга килгәндә, җитәкчеләр игътибарын иҗтимагый тыңлаулар, район сессияләрен үткәрү кирәклегенә һәм ФГИС ТП сайтына проектларны вакытында тапшыруга юнәлдерделәр.
Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертеп, чик билгеләү эшләре дәвам итә. Әлеге ысул белән кадастр хисабына 951 чик куелган.
Норлат районында урман бистәләре чикләрен билгеләү буенча пилот проект та тәмамланып килә. Аның кысаларында бистәнең проект чикләре белән кисешкән 53 участок табылды, шуларның 51 - килешенгән. Тагын ике участок - эштә.
Территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларына техник биремнәрне ТР Пространство белешмәләре фондына мәҗбүри юнәлдерү турында да искә төшерелде (№вн-6585 номерлы 29.08.2019 елда чыкккан ТР Президенты карары). Ай дәвамында тикшерүгә нибары 1 техник бирем килде (Яшел Үзән районы, ППТ/ПМТ), ел башыннан - 40 данә. Исегезгә төшерәбез, ел нәтиҗәсе буенча ТР Рәисе Аппаратына районнар буенча бүленгән техник биремнәр санын күрсәтүче хисап тапшырылачак.
Доклад азагында, районнарна торак пункт һәм территориаль зона чикләрен ЕГРНга кертү буенча беренчел рейтинг тәкъдим ителде. Ел азагында әлеге рейтингта барлык торак пунктларны кадастр хисабына куйган районнар урын алачак, шәһәр төзелеше документларын тәртипкә салуда кызыксынмаган районнар буенча да анти-рейтинг төзеләчәк.
Презентацияне сылтама буенча карап була: https://fpd.tatarstan.ru/2023-god.htm