Фонд хезмәткәрләре Роскосмос тарафыннан оештырылган Ведомствоара утырышта катнаша

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Калугада РФ һәм регионнарның социаль-икътисади үсеше кысаларында космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану буенча Ведомствоара комиссиясенең җиденче утырышы уза. Киңәшмәгә  видео-конференц-элемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды вәкилләре дә кушылды.

Чараның оештыручысы булып "Роскосмос" Дәүләт корпорациясе чыгыш ясады. Алтынчы утырыш беркетмәсен башкару турындагы оештыру комитеты хисабын тыңлап, 2024-2025 елларга комиссия эше планы проектын караганнан соң, Роскосмос һәм "Россия космик системалары" АҖ докладлары тыңланылды. Аерым космик эшчәнлек һәм Җирне дистанцион зондлау законнарына, "Цифрлы җир" мәгълүмати системасына ГОСТларга үзгәртүләр кертү инициативалары да каралды.

Утырыш 2 көн дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, ул 2030 елга кадәр РФ икътисадын модернизацияләү кысаларында космик эшчәнлеге нәтиҗәләрен куллану өлкәсендә Дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру буенча 2022-2025 елларга чаралар планына туры китерелеп үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International