Республикада Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча күләмле эш ахырга таба якынлаша

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Милли пространство белешмәләре системасының төп өлешләренең берсе - Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру. Әлеге блок үз эченә төрле юнәлешләр кертә, шул исәптән, РФ төбәкләре арасындагы чикләрнең урнашу урынын билгеләү эшләрен тәмамлау.

Татарстан Республикасы Россиянең 8 субъекты белән административ чикләргә ия. Республика һәм чиктәш төбәкләр арасындагы бәхәсле чикләр буенча сорауларны хәл итү өчен 2006 елда эш төркеме барлыкка килде, бирегә республиканың 22 дәүләт хакимияте органнары вәкилләре керде. Чикне билгеләү буенча чаралар үткәрүгә вәкаләтле итеп - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, технологик, картографик һәм җир төзелеше эшләрен башкаручы итеп 2019 елдан ТР Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.

Башкаручылар һәм эш төркеме тарафыннан чик урнашу урынын билгеләү һәм күрше регионнар белән бәхәсле сорауларны хәл итү буенча зур күләмле эш башкарылды. 3,3 мең километр озынлыктагы чиктә 570ләп проблемалы участок табылды. Алар архив белешмәләре, ЕГРН мәгълүматлары, төрле елларда чыккан картография материаллары һәм ортофотопланнар нигезендә хәл ителде. Шулай ук субъектлар арасындагы чикнең тарихи урнашу конфигурациясе дә исәпкә аланды.

Нигездә, бәхәсләр картография материаллары чынбарлыкка туры килмәү белән бәйле иде, карталарда сурәтләнмәгән җирләр, анклавлар буенча да сораулар туды. Тагын бер мисал – елгалар үзәне үзгәрүе. Еш кына субъектлар арасындагы чик елга агымы буенча уза, старицалар барлыкка килә. Елганың элеккеге агымына таянучы үткән елларның картографик мәгълүматлары актуальлеге югала. Мәсәлән, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы чигендә урнашкан Агыйдел елгасы агымын бөтенләй үзгәртте һәм яр сызыкларының иң көчле тайпылышлары урыны белән 200 метрдан артык тәшкил итте. Бу очракта чикне агым буенча түгел, ә елганың фарватеры буенча билгеләргә карар ителә. Гомумән, һәр проблемалы участокны хәл итүгә аерым карыйлар, булган материаллардан тыш, җирле үзидарә органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле халык белән сөйләшүләр дә үткәрәләр.

Хәзерге вакытта барлык чикләр дә килешенгән. Татарстан белән барлык 8 чиктәш регион арасындагы чикләр урнашуын билгеләү турындагы Килешүләр ТР Дәүләт Советы тарафыннан расланган, 7 чик ЕГРНга кертелгән:

Башкортостан Республикасы - чик озынлыгы - 498 км (ЕГРН - 02.11.2022);

Марий Эл Республикасы - чик озынлыгы - 334 км (ЕГРН - 10.01.2023);

Оренбург өлкәсе - чик озынлыгы - 198 км (ЕГРН - 11.08.2022);

Самара өлкәсе - чик озынлыгы - 393 км (ЕГРН - 17.03.2023);

Удмурт Республикасы - чик озынлыгы - 813 км (ЕГРН - 08.09.2023);

Ульян өлкәсе - чик озынлыгы - 381 км (ЕГРН - 23.03.2023);

Чуваш Республикасы - чик озынлыгы - 554 км (ЕГРН - 12.07.2023).

Чиратта - Киров өлкәсе, аның белән чик озынлыгы 228 км тәшкил итә. Эшләр 2020 елда башланган иде, хәзерге вакытта җир төзелеше эше Росреестрга дәүләт экспертизасын юнәлдерелде, ЕГРНга чикне ел ахырына кадәр кертергә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International