Фонд белгечләре территориянең 3D чынбарлык моделен булдыру буенча түгәрәк өстәлдә катнашты

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Екатеринбургтагы “Домна” креатив кластерында “Территориянең 3D чынбарлык моделен булдыру, шәһәр инфраструктурасына һәм хезмәтләренә сыйфатлы һәм ачык ярдәм күрсәтү өчен аны күп максатлы куллану тәҗрибәсе” темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында Свердловск өлкәсе Төзелеш һәм инфраструктураны үстерү министрлыгы шәһәрләрне нәтиҗәле үстерү өчен пространство белешмәләрен куллану, проблемалар һәм аларны чишү юллары темасына докладлар тәкъдим итте. Шулай ук Түбән Тагил шәһәрендә, Краснотурьинск, Югары Пышма һәм Ревда шәһәр округларында “ИНСОТ” аппарат-программалы технологик комплексын куллану үрнәкләре каралды. Катнашучылар пространство белешмәләре өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын да карап чыктылар.

Аралашу пилотсын очу аппаратларыннан алынган аэрофотосъмка материаллары буенча булдырылган территориянең виртуаль 3D-стереомоделе рәвешендә өч үлчәмле пространство белешмәләре белән эшләү буенча мастер-класс белән төгәлләнде. Әлеге стереомодель объектларның урнашу урыннарын һәм сыйфатларын югары төгәллек белән билгеләргә ярдәм итә. Аннан тыш ул түбәндәге эшләрне башкаруга киткән чыгымнарны да киметә:

- геодезик эзләнүләр;

- топографик съемкалар;

- ызанлау планнары;

- кадастр эшләре;

- инфраструктура объектларын инвентаризацияләү һәм паспортизацияләү һәм башка геодезия алымнары белән башкарылган эшләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International