Бүген ВКС режимында Татарстанда генераль планнар һәм җир кулланылышы һәм кагыйдәләре (ПЗЗ) эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Очрашуда Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, шулай ук төп шәһәр төзелеше документларын эшләүчеләр катнашты.
Катнашучылар территория өлешенә (торак пункт) генераль планнар эшләп чыгару барышында килеп чыккан мәсьәләләрне карады, шулай ук иҗтимагый тыңлаулар белән ПЗЗ раслауны бер көндә үткәрү мөмкинлеге телгә алынды. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта ПЗЗ проектларын раслау турында Карар чыгару өчен район сессияләре иҗтимгый тыңлаулар үткәрелгәннән соң гына билгеләнә. Еш кына иҗтимагый тыңлаулар белән сессия арасындагы вакыт аралыгы сузыла, бу исә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына белешмәләр кертүне тоткарлый.
Шулай ук җирле үзидарә органнары, генераль план яисә ПЗЗ раслау турындагы карар кабул ителгәннән соң, “Роскадастр” ГХК филиалына белешмәләрне 5 көн дәвамында тапшырырга тиеш.