Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру сораулары каралды. Киңәшмә видео-конференц-элемтә режимында узды.
Фондның җитештерү идарәсе вәкилләре районга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына территориаль зоналар турындагы белешмәләрне вакытында кертү кирәклеген аңлатты, аерым алганда, бу сорау Васильево шәһәр тибындагы бистәгә кагыла. Шулай ук районнан тиз арада Бишнә авыл җирлегенең Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре буенча иҗтимагый тыңлаулар билгеләү таләп ителде.