Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. Видеоэлемтә буенча районнарның башкарма комитетлары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе, Росреестр идарәсе һәм Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы вәкилләре катнашты.
Фондны тулыландыру, республикада территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау сораулары буенча доклад белән ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов чыгыш ясады. Ул авыл җирлекләре генераль планнарын эшләү өчен кирәкле беренчел белешмәләрне тапшырырга тиешле районнарны санап чыгып, аерым игътибарны торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре ЕГРНга кертелмәгән генпланнар һәм ПЗЗлар эшләп чыгаруга төзелгән килешүләр буенча мәгълүмат тапшыру киркәлеге темасына бирде. Презентациядә https://fpd.tatarstan.ru/2023-god.htm әлеге хисапның формасы тәкъдим ителгән (6 слайд).
Аерым ФГИС ТП сайтына генераль план проектлары материалларын кертү, разработчиклар белән килешүләр төзү, генераль планнар һәм ПЗЗларга актуаль таләпләр, урман бистәләре чикләрен билгеләү сораулары каралды.
ПЗЗ проектларын тәмамлауга килгәндә, Арча, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарына иҗтимагый тыңлаулар билгеләүнең соңгы көне итеп 2023 елның 30 октябрь билгеләделәр, шулай ук Бавлы һәм Буа районнарына иҗтимагый тыңлаулар тәмамланганнан соң бер атна дәверендә район сессиясен билгеләү кирәклеген искәрттеләр.
Шулай ук районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр барышын да карап чыктылар, хәзерге вакытта андый ысул белән 888 торак пункт чиге ЕГРНга кертелгән. Эшләрне вакытында тәмамлау өчен Әлки белән Түбән Кама районнарына Роскадастрга XML-файллар җибәрү, ә Әлмәт, Чүпрәле, Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарына СТП проектларын 3 ноябрьгә кадәр раслау кирәк.
2019 елның 28 августында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары кысаларында район башлыкларына территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларының техник биремнәрен эшләп чыгаруда Фондны да катнаштыру тәкъдим ителгән иде. Шуңа бәйле районнардан барлык техник биремнәре Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына тикшерүгә җибәрү сорала.