Пространство белешмәләре фонды Лаеш районы территориясендә аэрофотога төшерү эшләре башкара

2023 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды объектив пространство белешмәләрен алу, өйрәнү һәм тапшыру өчен аэрофотосъемкалар буенча хезмәт күрсәтә.

Шулай, бу атнада Фондның геодезия һәм картография идарәсе белән пространство белешмәләре идарәсе белгечләре Лаеш районы Нармонка авыл җирлеге территориясендә аэрофотосъемка эшләрен башкарды. Аннан тыш, җирлектә төзелеш объектларын проектлау өчен кирәкле актуаль топографик-геодезик материаллар алу максаты белән инженер-геодезия эзләнүләре үткәрелде.

Соңрак, барлык алынган материаллар һәм белешмәләр Лаеш районының шәһәр төзелеше һәм территориаль планлаштыру документларын эшләү өчен кулланылачак.

Пилотсыз очу аппаратлары хезмәте, аэрофотосъемкалар һәм "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ тарафыннан башкарылучы эшләр исемлеге белән тулысынча сылтама аша таныша аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/perechen-platnih-uslug-okazivaemih-gbu-fpd-rt.htm

Искәртеп узабыз, ТР Пространство белешмәләре фонды, башка төр оешмалардан аермалы буларак, исемлектә күрсәтелгән хезмәтләрне башкару өчен кирәкле барлык лицензияләргә һәм рөхсәтләргә ия. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International