Ф.Әһлиуллин: "Татарстан пилот регионнары арасында пространство белешмәләре катламнарын тапшыру буенча алдынгы регион"

2023 елның 20 октябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин "Реальное время" газетасына биргән интервьюда Татарстанда элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек ияләрен эзләү һәм "Милли пространство белешмәләре системасы" цифрлы платформасын булдыру турында сөйләде.

Татарстан - НСПДга белешмәләр тапшыру буенча лидер

- "Милли пространство белешмәләре системасы" цифрлы платформасын иңдерү эшләре ничек үтә?

- Татарстан Республикасы Пермь, Краснодар һәм Иркутск өлкәләре белән беррәттән Россия Федерациясенед "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасын булдыруда пилот регион сыйфатында катнаша. 

Милли пространство белешмәләре системасы республикада 2024 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.

НСПД тәҗрибәле эксплуатацияләү кысаларында системага Татарстан Республикасының 4 мәгълүмати системаларынны белешмәләр туплана, бу Казан шәһәренең Комплекслы муниципаль геомәгълүмати системасы, "Татарстан Республикасы экология картасы", "Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү" системалары һәм Татарстан Республикасы Геопорталы.

Бүгенге  көндә Татарстан пилот регионнар арасында пространство белешмәләре катламнарын тапшыру буенча алдынгы регион. Республика тарафыннан НСПДга 96% пространство белешмәләре катламнары тапшырылды.

- Гражданнар һәм бизнес өчен әлеге система булдыру нинди мөмкинлекләр ачылачак? Җиргә һәм күчемсез милеккә хокук теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алуны никадәр гадиләштерер?

- Җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләре, пространство белешмәләре бер цифрлы платформада берләштереләчәк. Барлык мәгълүмати системаларны һәм ресурларны туплау җир кулланылышын нәтиҗәлелеген арттырачак. Шул рәвешле белешмәләр туплау процесслары, идарә карарларын кабул итү җиңеләячәк, территориаль планлаштыру, пространство үсеше, проектлару, объектлар төзү сорауларына комплекслы карарга ярдәм итәчәк. Бу системда бик күп сервислар бар, мәсәлән, "Төзелеш өчен җир", "Туризм өчен җир", бирегә һәркем кереп, үзенә җир кишәрлеге таба, гариза бирә һәм эшли башлый алачак.

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү вакытлары да кимиячәк. Кешеләр үзләре төрле инстанцияләрдә йөрүе - бер хәл, икенче юл - НСПД ярдәмендә хезмәтне электрон рәвештә алып, җир кишәрлеген алу өчен гариза тапшыру. Мәсәлән, аларга төзелеш өчен урын кирәк. Системада буш кишәрлек табып, аңа шундук гариза бирә алалар. Ул автомат рәвештә муниципаль хакимият органына китәчәк. 

Бүген, җир кишәрлеге бирер алдыннан бик күп документларны карап чыгарга, юридик тикшерү, экспертиза узарга, чикләүләрне карарга кирәк. Ә бу белешмәләрнең барысы да бер системада булуы әлеге хезмәтне тапшыруны бермә-бер тизләтәчәк.

Әлеге сервисларны системага кертү өчен башта бик зур эш күләме башкарыла. Муниципалитетлар җирләрне карап, тишкерүгә төрле органнарга юнәлдерә, шул исәптән, безгә дә. Гражданнарга алга таба бернинди киртәләр белән очрашмас өчен, әлеге җирнең алга таба кулланылышын тикшерәбез. Әлеге система 2024 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International