Фондның 3 кварталдагы эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр ясалды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 3 кварталында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.

3 кварталда Фондка 93 материал (ел башыннан – 536) кертелде, белешмәләрнең гомуми күләме 42 ТБ тәшкил итте. Интерактив картага фондта булган материалларның 70% күчерелде. ТР Региональ Пространство белешмәләре фонды серверлы инфраструктурасын булдыру һәм дәүләт телләрендә географик объектлар атамалары каталогын тулыландыру буенча эшләр дә дәвам итә.

Фондның оператив идарәсенә Татарстан Республикасының югары төгәллекле позицияләү системасы кабул ителде, кабул итү-тапшыру турында актлар имзаланды. Якын арада “Таттелеком” ГАҖ белән республика территориясендә элемтә операторы объектларында җиһазларны урнаштыруны дәвами итү турында килешү төзү планлаштырыла. Шулай ук системасы модернизацияләү буенча тәкъдимнәр җыю эшләре алып барыла.

Татарстан чиген билгеләүгә килгәндә, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 7 регион белән чик урнаштыру турындагы белешмәләр кертелде (Оренбург, Ульян, Самара өлкәләре, Башкортостан, Марий Эл, Удмурт һәм Чуваш республикалары). Киров өлкәсе буенча Җир төзелеше эше Росреестр Идарәсендә экспертизада.

Хисапта шулай ук шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү, районнарның СТПларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү, учреждениенең финанс, сатып алу, кадрлар, хокук, матбугат хезмәте эшчәнлеге, терроризмга, ришвәтчелеккә каршы тору һәм дәүләт телләре турындагы ТР законнарын башкару буенча мәгълүмат күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International