Казанда хезмәт куркынычсызлыгы буенча Республика семинары үтте

2023 елның 13 октябре, җомга

Кичә Казан дәүләт энергетика университетында хезмәт саклау идарәсе системаларын автоматизацияләү һәм оешмаларда һөнәри рискларны бәяләү юлы белән “травматизмны киметүгә” югәлеш” Республика семинары үтте. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды, биредә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никитина да катнашты.

Семинарда оешмада хезмәт саклау идарәсе эшен оештыру, хезмәт саклау белән идарә итү системасына һөнәри рисклар иңдерү сораулары, әлеге рискларны табу, бәяләү һәм алар белән идарә итү;  хезмәт турында законнардагы үзгәрешләр, республика оешмаларының эш тәҗрибәсе белән алмашу кебек темалар каралды.

Барлык катнашучыларга актуаль белешмә-методик материаллар һәм катнашучы сертификаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International