НСПДга кушылган пилот регионнары арасында Татарстан пространство белешмәләре катламнарын тапшыру буенча алдынгы төбәк

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Бүген "Роскадастр" ГКХ тарафыннан оештырылган "Милли пространство белешмәләре системасы" Бердәм цифрлы платформа" Федераль дәүләт мәгълүмати системасында" (алга таба - ФГИС ЕЦП НСПД) кулланучылар активлыгы сораулары буенча эшлекле киңәшмә узды. Бирегә видео-конференц-элемтә аша Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР Пространство белешмәләре Фонды вәкилләре, шулай ук пространство белешмәләре белән эшләүче дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре кушылды.

Катнашучылар ФГИС ЕЦП НСПД платформасы белән пилот регионнарда куллану активлыгы нәтиҗәләрен карап чыктылар. Бу - Татарстан Республикасы, Краснодар һәм Пермь крайлары, Иркутск өлкәсе. Октябрь азырында кулланучыларны системага кушу 100% төгәлләнергә тиеш (хәзер - 70% тирәсе).

Системага пространство белешмәләре катламнарын тапшыруның агымдагы статусына килгәндә, Татарстан пилот регионнары арасында лидер булып тора. Республика тарафыннан ФГИС ЕЦП НСПДга 53 катламнан 92% тапшырылган, тагын 2 катлам - эшләнелә.

Сораулар тәмамлангач, кулланучылар өчен махсус "НСПД картография компоненты, кулланучылар катламы" сервисы буенча укыту семинары узды. Мондый семинарлар ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм платформаның барлык сервисларын үз эченә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International