Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының проектлар әзерләү бүлеге активистлары, аерым алганда экологик ярдәм секторы хезмәткәрләре гомумшәһәр акцияләренә бәйле булмаган субботник оештырдылар.
Соңгы тапкыр андый өмә агымдагы елның язында узды, әмма аннан соң бик күп чүп-чар һәм коелган яфраклар җыелды. Хезмәткәрләр территорияне чистартып, чүпләрне аерым капчыкларга тутырды, учреждение каршында ясалган чәчәк түтәлләре җирен йомшарттылар. Аерым игътибарны тәмәке төпчекләре һәм савытлары күплегенә җәлеп итәсе килә. Исегезгә төшерәбез: тәмәке тарту өчен махсус урын билгеләнгән, шунда ук чүп савыты да бар! Чисталыкны кабинетларда гына түгел, әйләнә-тирәдә дә саклавыгызны сорыйбыз.