Татарстан халкы Россиядә беренчеләрдән булып Милли пространство белешмәләре системасы (НСПД) цифрлы системаларын бәяли алачак. Республика территориясендә гамәлгә кертелгән сервислар реаль вакытта актуаль пространство белешмәләрен тапшырып, төзелеш һәм пространстволы аналитика өчен җир банкына керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Регионда яшәүчеләр, бизнес һәм дәүләт хакимияте органнары өчен иң кирәкле сервислар булып "Онлайн шәһәр төзелешен карау", "Акыллы кадастр" һәм "Шәхси торак төзелеше" тора, дип билгели ТР Росреестры. НСПДга Казанның муниципаль геомәгълүмати системасыннан, "ГЛОНАСС+112" һәм "Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү" системаларыннан алынган мәгълүматлар кертелде. Аннан тыш, цифрлы платформага "Татарстан Республикасы экологик картасы"! геомәгълүмати системасыннан алынган белешмәләр дә тапшырылачак.
Бердәм цифрлы пространство белешмәләре платформасын һәм Татарстанның электрон картографик нигезен формалаштыруга Татарстан РФ төбәкләре арасында иң беренчеләрдән тотынды. Әлеге белешмәләр НСПД нигезе булып торак һәм "Цифрлы икътисад" милли проекты кысаларында булдырыла. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм карары буенча гамәлгә ашырыла.