Спас районы Болгар шәһәре һәм Приволжский авыл җирлеге үзгәртелгән чикләре кадастр хисабына куелды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Спас районының "Болгар шәһәре" һәм "Приволжский авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү эшләре тәмам.

Май аенда Спас районы советы чикне үзгәртү кирәклеге инициативасы белән чыкты. Сәбәбе – районда яшәүчеләрнең бер өлеше берьюлы ике торак пунктта – Болгар шәһәрендә һәм Приволжский бистәсендә яшәгән булып саналуы.

- Әлеге сорау "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ, ТР Юстиция министрлыгы һәм Спас муниципаль районы хезмәткәрләре тарафыннан җентекләп өйрәнелде. Нәтиҗәдә, Приволжский бистәсендә урнашкан төзелеш чикләре белән муниципалитет чикләре кисешүе сорауларын хәл итүче закон проекты һәм аның өчен материаллар әзерләнде, - дип сөйләде Фонд директоры Айрат Усманов.

Закон кабул ителүе белән Приволжский бистәсендә төзелеш өчен җир кишәрлекләре урнашкан Болгар территориясенең бер өлеше Приволжский авыл җирлеге составына кертеләчәк. Бу бистәнең бөтенлеген саклап калачак.

Чикләр үзгәртү турындагы закон Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан агымдагы елның июнендә расланды. Хәзерге вакытта барлык үзгәртелгән чикләр  кадастр хисабына куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International