Роскосмос Фонд хезмәктәрләре өчен "Цифрлы җир" системасында эшләү буенча укыту оештырды

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

"Роскосмос" корпорациясе "ТЕРРА ТЕХ" АҖ ("Россия космик системалары" холдингына керә) белән берлектә "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм Казан федераль университеты хезмәткәрләре өчен "Цифрлы җир" мәгълүмати системасын тәҗрибәле куллану кысаларында укытулар оештырды.

Хезмәткәрләргә белешмәләрне йөкләү, алу, сурәтләрне карау, бирелгән вакыт аралыгында андагы үзгәрешләрне чагыштыру һәм космос сурәтләре нәтиҗәләре белән эшләүнең башка инструментлары өлешендә сервис мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

"Цифрлы Җир" проекты нигезендә Россия Федерациясенең бөтен территориясен тулы һәм даими яңартылып торучы пространстволы чишелешле космик сурәтләр белән каплау. Җирнең дистанцион зондлау белешмәләре табигый һәм антропоген объектларның торышы турында төгәл, актуаль һәм дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International