«НСПД РТ» республика программасы эш төркеме чираттагы очрашуы узды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Казан федераль университеты ректоры киңәшчесе Фәнисә Сафина катнашында “Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” (НСПД РТ) республика программасын әзерләү өчен җаваплы эш төркеменең чираттагы очрашуы узды.

Киңәшмәдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Казан дәүләт аграр университеты һәм республиканың шәһәр төзелеше документларын эшләп чыгаручы оешмалар вәкилләре катнашты. Исегезгә төшерәбез, НСПД РТ республика территориясендә урнашкан барлык объектларны табып (инвентаризацияләү), аларның урнашуын һәм чикләрен билгеләү максаты белән булдырыла. Бу исә киләчәктә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыруны тәэмин итәчәк.

Хәзерге вакытта программа проекты инде тулысынча эшләнелгән, ул картографик, геодезияк һәм геомәгълүмати тәэмин белән бәйле программалардан, космик эшчәнлек нәтиҗәләреннән һәм фәнни-гамәли эзләнүләрдән тора. Очрашу барышында катнашучылар НСПД РТ проекты этапларын янәдән карап, республика Хөкүмәтенә программаны тәкъдим итү сорауларын хәл иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International