Кадастр хисабына Татарстанның 2331 торак пункт чиге кертелде

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр дәвам итә.

Хәзерге көндә 3 119 торак пункттан 2 331 чик (74,7%) кадастр хисабына кертелгән. Төрле башкаручыларда 103 җирлекнең генераль планы эшкә алынган. Бу 360 торак пункт чиген кадастр хисабына куюны тәэмин итәчәк.

Шулай ук бүгенге көндә 273 җирлекнең Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре расланды. Тагын 245 муниципаль берәмлекнең Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре эшләнелеп килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International