"Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре" Федераль законына үзгәртүләр кертелде

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

"Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзәртүләр кертү турындагы" Федераль закон имзаланды.

Федераль закон 2023 елның 25 июлендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советы белән хупланылды. Документ геодезик һәм картографик эшчәнлеген башкарганда барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне хокукый көйләүне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Геодезик һәм картографик эшләрне башкарганда алынган үлчәүләрнең төгәллеген арттыру максаты белән спутниклы навигация системалары сигналларын даими кабул итүче, алынган белешмәләрне дәүләт мәгълүмати системасына тапшыручы федераль геодезия станцияләре челтәрен булдыру, эшләтү һәм үстерү тәэмин ителә.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен картографик эшчәнлек башкарганда федераль пространство белешмәләре фондында булган пространство белешмәләрен һәм материалларын, бердәм электрон картография нигезе белешмәләрен мәҗбүри куллану, шулай ук пространство белешмәләрен эшкәрткәндә кабул ителгән таләпләргә туры килгән үз илебездә чыккан геомәгълүмати программа чараларын мәҗбүри куллану каралган.

Махсус максатлы геодезик челтәрнең геодезик пунктлары урнашкан җир участоклары һәм башка күчемсез милек объектлары ияләренә әлеге пунктларга зарар килү яисә аларны юк итү очраклары турында "Роскадастр" гаммәви-хокукый компаниясенә ирештерү бурычы йөкләнә.

Закон тарафыннан кулланылышка яңа төшенчәләр (геомәгълүмати системалар, геомәгълүмати технологияләр һ.б) кертелә, шулай  ук Росреестрның һәм "Роскадастр" гаммәви-хокукый компаниясенең вәкаләтләре төгәлләштерелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International