Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Норлат районының шәһәр төзелеше документларын эшләү һәм урман бистәләре чиген билгеләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте.
Фонд җитәкчелеге белән очрашуга Норлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Заррина Сәйфетдинова һәм архитекура бүлеге хезмәткәрләре килде. Катнашучылар Норлат шәһәре муниципаль берәмлеге генераль планын, авыл җирлекләренең җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару сорауларын карап чыктылар. Аерым рәвештә составларында урман бистәләре булган авыл җирлекләре чикләрен билгеләү турында да сөйләштеләр.
Киңәшмә нәтиҗәсендә, урман бистәләренә эләгүче җир участоклары мәйданын билгеләп, аларны кадастр исәбеннән алу кирәклеге билгеләнде. Шулай ук кирәкле документларны вакытында эшләү өчен Норлат шәһәре территориясендә урнашкан санәгать объектлары турында мәгълүматны Фондка тапшыру районга йөкләнелде.