Федерация Советы төзелеш өлкәсендә административ процедураларны гадиләштерүгә һәм бюрократия киметүгә каралган Хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән федераль законны кабул итте. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе Урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Кабул ителгән үзгәрешләргә караганда, торак пункт һәм территориаль зоналар чикләре белән җир участоклары чикләре кисешүен тәртипкә салу эше гадиләштереләчәк. Вице-премьер сүзләренчә, хәзер Росреестр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) чикләр урнашу турындагы белешмәләрне үзлектән кертә алачак. Бу хокук белән ведомство җир участокларының ярты мәйданы (яисә яртыдан артыграк өлеше) билгеле бер торак пункт яисә территориаль зона чигендә урнашкан очракта кулланырга мөмкин.
"Әлеге яңалык җир участокларын бүлү вакытында кешеләрнең 3-6 айга кадәр вакытын саклап, финанс чыгымнарын киметәчәк, шулай ук хөкүмәт органнарының шәһәр төзелеш документларын төзәтү вакытын да әзәйтәчәк", - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.
Планлаштыру һәм зоналарга бүлү документларын әзерләү тәртибен камилләштерүче һәм гадиләштерүче үзгәрешләр дә кабул ителде. "Уртак социаль-икътисади бәйләнешләре булган берничә муниципаль берәмлек өчен мастер бердәм планлаштыру һәм зоналарга бүлү документын, яисә мастер-план кабул итү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу идарә карарларының вакытында һәм сыгылмалыгына уңай йогынты ясаячак. Аннан тыш, авыл җирлегендәге җирле үзидарә органнары генераль план кирәклеге-кирәкмәгәлеген үзләре хәл итә алачак", - диде вице-премьер.
Шулай ук автомобиль юллары чикләрендә урнашкан җир участокларын аның схемасы нигезендә, ызанлау проектын әзерләмичә, билгеләү мөмкинлеге дә булдырылды.