Дәүләт Думасында картографик эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләрен билгеләделәр

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

РИА Новости хәбәр итүенчә, Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта дәүләт органнарына һәм РФ оешмаларына чит ил геомәгълүмати системаларын, пространство белешмәләрен эшкәртү технологияләрен һәм чараларын куллануны тыю турындагы закон кабул итте.

Документ картографик эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләрен билгели. Ул 2026 елның 1 гыйнварыннан дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, аларның ведомство асты оешмаларына, шулай ук аерым юридик затларга чит ил геомәгълүмати технологияләрен, системаларын һәм чараларын куллануны тыя.

Аннан тыш, закон буенча, юридик затлар геодезик һәм картографик эшләрне башкарса яисә сатып алса, алынган  белешмәләрне һәм материалларны федераль пространство белешмәләре фондына юнәлдерелгә тиеш булачак.

Органнар һәм оешмалар тарафыннан кулланылучы Россия геомәгълүмати системалар, чаралар һәм технологияләр Оборона министрлыгы белән килештерелгән вәкаләтле федераль органы таләпләрен туры килергә тиеш. Андый системалар, технологияләр һәм чаралар исемлеге федераль пространство белешмәләре порталында урнаштырылачак.

Шулай ук закон федераль геодезик станцияләр челтәрен эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертә. Андый станцияләрдә челтәрнең дәүләт мәгълүмати системасына алынган мәгълүматны тапшыру белән спутниклы навигация системасы сигналларын даими рәвештә кабул итү тәэмин ителәчәк. Әлеге үзгәрешләр шәхси геодезик станцияләрне берләштерү һәм үлчәүләр төгәллеген арттыру максаты белән кертелә.

Закон 2024 елның 1 гыйнварында гамәлгә кертелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International