Фондта районнар белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үтте

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды.

Очрашуда Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, республиканың муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе һәм “Роскадастр” ГХК филиалы вәкилләре дә катнашты.

Территориаль планлаштыру документларын әзерләүдә иң мөһим пункт булып генераль планнар эшләү өчен беренче мәгълүмат җыю тора. Шуңа бәйле Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарына 2023 ел башына барлык авыл җирлекләре буенча беренчел белешмәләр анкеталарын яңарту кирәк. Расланган генераль планнарга килгәндә, 90 торак пункттан хәзерге вакытта ЕГРНга 59-ы гына кертелгән, якын арада тагын 41 торак пункт чиген билгеләү планда тора. Әлеге эшне узган айда Азнакай, Апас, Буа, Биектау, Чүпрәле, Чирмешән һәм Чистай районнары тәмамлап, 24 торак пункт чиге билгеләнде.

Районнарга территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документларына техних биремнәрне тикшерүгә Фондка юнәлдерү кирәклеген, генераль планнар, Җир төзелеше кагыйдәләре һәм төзелеше проектларын тәмамлау буенча төп таләпләр дә искәртелде.

Аерым районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү буенча эш статуслары да билгеләнеп үтелде. Хәзерге вакытта Арча, Азнакай, Спас һәм Лениногорск районнары сессияләрендә СТП проектын раслау көтелә. Республиканың дәүләт хөкүмәте органнары белән килештерүдә Әгерҗе, Алексеевск, Бавлы, Норлат, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары проектлары тора.

ФГИС ТП сайтына тиз арада Биектау, Әлмәт, Түбән Кама, Актаныш һәм Менделеевск районнары проектларын урнаштыру зарур. Тукай, Әлки, Кукмара, Мөслим, Бөгелмә һәм Кайбыч районнары торак пунктларының проектлы чикләре – килештерүдә. Тагын Югары Ослан, Алабуга, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш, Тәтеш, Чүпрәле, Ютазы, Сарман, Балтач, Минзәлә, Чирмешән һәм Кама Тамагы районнары торак пункт чикләре проекты – эштә.

Презентацияне тулысынча сылтама аша карап була: https://fpd.tatarstan.ru/tat/2023-god.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International