ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы семинар үткәрелде

2023 елның 21 июле, җомга

20 июльдә Министрлыкта коррупциягә каршы чыгарылган законнар таләбен үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән уку-укыту семинары үткәрелде. Семинарда "Татарстан Республикасында Пространство белешмәләре фонды" директоры Айрат Усманов та катнашты.

Семинарны министр Фәнил Әһлиуллин ачып җибәрде. Министр билгеләп үткәнчә, устав капиталында Татарстан Республикасы өлеше 50% тан артык булган дәүләт унитар предприятиеләрендә, учреждениеләрдә һәм акционерлык җәмгыятьләрендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләре актуаль, карар механизмнары даими камилләштерүне таләп итә.

Семинарда катнашучылар алдында докладлар белән Татарстан Республикасы Раисен Идарәсенед коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры Игорь Бикеев, «Сибур-ТР» АҖ комплаенс белгече Светлана Кудряшова чыгыш ясады.

Семинар барышында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау, коррупциягә каршы комплаенс, республиканың хуҗалык җәмгыятьләрендә, предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә типик хокук бозулар белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International