Министрлыкта шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын, җир кулланышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләү сораулары буенча киңәшмә узды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Киңәшмәдә НСПД гамәлгә ашыру сорауларын һәм ЕГРНны кирәкле белешмәләре белән тулыландыру эшләре барышын карап чыктылар.

Муниципаль районнар белән видеоэлемтә режимында узган киңәшмәне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Рөстәм Мирзакриев, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов һәм республикада шәһәр төзелеше документларын эшләүчеләр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, республика "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча  пилот проектында катнаша. Әлеге системаның иң әһәмиятле блогы булып регионың торак пункт чикләре турында кирәкле белешмәләр белән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулыландыру тора. Республиканың барлык районнары белән әлеге юнәлеш буенча чаралар үткәрү план-графиклары инде төзелде. 

Фикер алышу барышында генераль планнарны һәм Җир кулланышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгаручыларга торак пункт һәм территориаль зоналар чикләре турында белешмәләрне ЕГРНга кертү һәм ел азагына кадәр әлеге эшләрне төгәлләү буенча киңәшләр бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International