Шәһәр төзелеше өлкәсендә хөкүмәт вәкаләтләре киңәйтелде

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин шәһәр төзелеше өлкәсендә хөкүмәткә яңа вәкаләтләр бирүче законга кул куйды.

Закон нигезендә, Министрлар кабинеты региональ һәм федераль әһәмияткә ия тарихи җирлекләрдә территорияне планлаштыру проектын әзерләү һәм раслау тәртибен билгели алачак. Элек әлеге тәртип региональ хөкүмәтләренең хокукый актлары тарафыннан билгеләнә иде.

Закон шулай ук объектларның экологик дәүләт экспертизасын (беренчел һәм кабаттан) үткәрү мөмкинлеген дә билгели - бер тәрәзә принцибы буенча. Шул ук принцип проект документларын тикшерүгә дә кагыла.

Закон белән тулырак биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International