РФ Хөкүмәтенең 6.07.2023 елның 1109 номерлы Нигезләмәсе белән "НСПД" федераль дәүләт мәглүмати системасы турындагы нигезләмәгә үзгәртүләр кертелде.
Әлеге платформа җир һәм күчемсез милек турындагы белешмәләрне, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләрен, пространство белешмәләрен дә, берләштерергә тиеш. Бу бизнес һәм гражданнар өчен җиргә һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтен алуны тизләйтеп, җиңеләйтәчәк.
Платформа кулланучылар саны да арттырылды. Функцияләргә дәүләт кадаст бәяләве белешмәләре фондын алып бару, дәүләт кадастр бәяләвен һәм дәүләт мониторингын автоматизацияләү өстәлде.
Расланган нигезләмә 2014 елның 1 гыйнварында гамәлгә кертеләчәк.