Фондта 1 яртыеллыктагы эшчәнлек буенча нәтиҗәләр ясалды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бүген​ Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 1 яртыеллыгында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Беренче ике квартал дәвамында фондка 43,52 ГБ күләмендә 131 материал кертелде, кара-нигезгә фондта булган материалларның 33% күчерелде. Биектау районы территориясендә үткәрелгән пилот проектына килгәндә, 3 торак пункт өстендә аэрофототөшерү үткәрелде, инженер инфраструктурасы объектларының фактик урнашуы белән мөмкин булган төгәлсезлекләрне табу буенча эшләр башланды.

Фонд белгечләре тарафыыннан ТР СВТП референц станцияләре урнашуының 12 урыны тикшерелде. Географик объектлар атамалы каталогын һәм региональ электрон картографик нигезне тулыландыру буенча эшләр дә дәвам итә.

Татарстан чиген билгеләүгә килгәндә, Килешүләр барлык чиктәш 8 регион белән имзаланды (соңгысы – 3 июльдә Киров өлкәсе белән) ЕГРНга Оренбург, Ульян, Самара өлкәләре, Башкортостан, Марий Эл һәм Чуваш республикалары белән чик урнаштыру турындагы белешмәләр кертелде. Удмуртия Республикасы буенча Җир төзелеше эше Росреестр Идарәләрендә экспертизада.

Хисапта шулай ук шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү, районнарның СТПларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү, учреждениенең финанс, сатып алу, кадрлар, хокук, матбугат хезмәте эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүмат күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International