Кичә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы территориясендә Татарстан нефть, газ һәм химия форумын оештыру буенча киңәшмә үтте. Әлеге чара “Казан Экспо” үзәгендә 31 август-2 сентябрь аралыгында узачак.
Фонд исә, гадәттәгечә, «Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары» фәнни-гамәли конференциясен оештыручысы итеп билгеләнде. Узган ел чыгышларын биредә карап була.
Форум региональ һәм халыкара дәрәҗәләрдә тармак предприятиеләре арасында хезмәттәшлек чиген киңәйтү, Татарстан предприятиеләрендә заманча технологияләрне һәм җиһазларны күрсәтү, шулай ук фикер алышу, төп темалар буенча актуаль мәгълүмат алу, сәнагать һәм бизнес җәмәгатьчелегенең эшлекле очрашуларын үткәрү өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора.