“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров һәм пространство белешмәләре идарәсе җитәкчесе Петр Белов “Татарстан Республикасының инженер челтәрләре баш идарәсе” ДКУ генераль директорының беренче урынбасары Максим Уколов белән эшлекле очрашу үткәрделәр.
Аралашу барышында җитәкчеләр фондны инженер инфраструктурасы объектлары кебек материаллар белән тулыландырып, алга таба да нәтиҗәле уртак эш дәвам итү турында килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Фондта Татарстан Республикасының җир асты һәм җир өсте коммуникациялләре җыелма планын формалаштыру эшләре башланылган иде. Биредә җир асты һәм җир асты челтәләре турында барлык мәгълүмат тупланырга тиеш. Бу шәһәр хуҗалыгы эшчәнлеге куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк, регионның инвестицион климатын яхшыртачак, төзүче оешмаларга проект документларын әзерләүне тизләтеп, инженер эзләнүләре вакытын кыскартып, шәһәр челтәренә яңа объектларны тоташтыруны җиңеләйтәчәк.