Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды.
Видеокиңәшмәгә шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республиканың муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе һәм Росреестр идарәсе вәкилләре дә кушылды.
Авыл җирлеге генераль планнарын вакытында өлгертү өчен Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Балтач, Югары Ослан, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас һәм Теләче районнарына тиз арада беренчел белешмәләр анкеталарын яңарту кирәклеге әйтелде
Киңәшмәдә генплан һәм ПЗЗ әзерләү буенча мәгълүматны атна саен тапшыручы районнар да аерым билгеләнеп үтте. Район җитәкчеләренә генпланнар, ПЗЗ һәм ППТ техник биремнәрен Фондка тикшерүгә җибәрү, шулай ук НСПД программасын гамәлгә ашыру өчен шәһәр төзелеше документларын әзерләүне тизләйтү кирәклеге искәртелде.
Презентациядә ЕГРНга торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләүне тәмамламаган районнар исемлеге дә күрсәтелде. Шулай ук 25.04.2023 елда узган киңәшмә беркетмәсе пунктларын башкармаган районнарны да билгеләделәр.
Катнашучылар районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләрен карап чыкты. Хәзерге вакытта икенче этапка 310 торак пункт чиге күчте, шуларның 105-е буенча хаталар төзәтелде. ФГИС ТП сайтына урнаштыру өчен СТПга үзгәртүләр кертү проектлары әзерләү графигы да күрсәтелде. Аның буенча Буа районында эшләр инде башланды, Әгерҗе һәм Азнакай районнары 1 июньгә, Аксубай һәм Әлмәт районнары 5 июньгә планлаштырылуы билгеле булды.
Презентацияне сылтама аша карап була: https://fpd.tatarstan.ru/tat/2023-god.htm