Бүген "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров белән картография һәм җир төзелеше идарәсе җитәкчесе Андрей Логашин Татарстан буенча Росреестр Идарәсендә узган киңәшмәдә булып кайтты.
Катнашучылар республика территориясендә урнашкан торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләү барышында килеп чыккан сорауларны хәл итте. Шулай ук "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасы кысаларында билгеләнгән чикне ЕГРНга урнаштыру план-графигы да каралды.
НСПД кысаларында комплекслы кадастр эшләре дә үткәреләчәк, дип хәбәр итте Росреестр. Заказ бирүче - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, башкаручы булып Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы билгеләнде.