KazanForum кысаларында бердәм пространство белешмәләре ресурсын булдыру сорауларын күтәрделәр

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

"Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" Халыкара икътисади форумы кырында "Инвестиция сәясәтенең яңа кораллары һәм Россия регионнарының территориаль үсеше" дип исемләнгән Росреестр тарафыннан оештырылган панель дискуссиясендә Фәнил Әһлиуллин катнашты.

Сессиядә барлык ведомстволар һәм халык өчен бердәм пространство белешмәләре ресурсын булдыру кирәклеген сөйләштеләр. Шулай ук күчемсез милек базары катнашучыларын тулы һәм төгәл геопространстволы мәгълүмат белән тәэмин итү мөһимлеге дә ассызыкланды. Катнашучылар Кыргыз Республикасы һәм Кушма Гарәп Эмиратлары мисалында нәтиҗәле идарә итү, социаль һәм икътисади үсеш өчен пространство белешмәләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International