"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ пространство белешмәләре идарәсе хезмәткәрләре 18-19 майда "Россия төбәкләрендә космик эшчәнлек нәтиҗәләрен куллану буенча тәҗрибә уртаклашу" (алга таба - РКД) семинарында катнаштылар.
Әлеге чара РФ һәм аның төбәкләренең социаль-икътисади үсеше кысаларында РКД куллану буенча ведомствоара комиссиясенең алтынчы утырышы барышында оештырылды. Катнашучылар РКД куллану инфраструктурасын формалаштыру, әлеге нәтиҗәләрне дәүләт һәм муниципаль идарәләрендә куллану, космостан дистанцион зондлау белешмәләрен куллану тәҗрибәсе, әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү һ.б. турында чыгышлар тыңлап узды.