1 этап тәмам - ЕГРНга 732 торак пункт чиге кертелде

2023 елның 28 апреле, җомга

Татарстан территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләрнең беренче этабы тәмам.

Узган ел республиканың 34 районы Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән СТП аша торак пункт чикләрен билгеләү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән иде. Әлеге килешү кысаларында Фонд белгечләре тарафыннан беренчел белешмәләр тупланып анализланды, торак пункт чиләре проектлары формалаштырылды, районнарның СТПларына үзгәртүләр кертү буенча документлар әзерләнде.

Бер ел дәвамында барлыгы 732 торак пунк чиге турындагы белешмәләр тупланып, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен «Роскадастр » ГХК Татарстан Республикасы филиалына юнәлдерелде.

ФГИС ТП сайтына материалларны урнаштыру барышында районнарда бер-берсенә охшаш сораулар һәм проблемалар да пәйда булды. Күпчелек районнар сайтка керү өчен ачкычларны яңартмаган булып чыкты, бу, үз чиратында, ФГИС ТП сайтына яңартылган материалларны кертү өчен иске проектны алу мөмкинлеген чикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International