Республиканың торак пункт чикләрен билгеләү эшләренең икенче этабына әзерлек дәвам итә

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Фондта районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.

Беренче этапта 33 районда торак пункт чикләрен билгеләүгә комачау итүче кадастр хаталары табылды. Аларны районнар икенче этап башына – июньгә кадәр дөресләтеп бетерергә тиеш иде.

Хаталарны төзәтүне контрольдә тоту һәм киләсе этапның вакытында башлау өчен “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ геодезия һәм картография бүлеге белән кадастр эшләре һәм җир төзелеше бүлеге белгечләре тарафыннан Бавлы, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары белән шәхси киңәшмәләр үткәрелелде. Кадастр хаталарын төзәтү өстендә эшләр узган атнада Әгерҗе, Аксубай, Арча, Кукмара, Яңа Чишмә, Норлат һәм Сарман районнары белән башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International