Районнарга торак пункт һәм территориаль зоналар чиген билгеләү тәртибе аңлатылды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды.

Видеокиңәшмәгә шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республиканың муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе һәм Росреестр идарәсе вәкилләре дә кушылды.

Төбәкнең пространство белешмәләре фондын тулыландыру максаты белән һәм төзелгән килешүләр кысаларында Фонд районнардан вектор форматында авыл җирлекләренең расланган генераль планнарын җыю буенча эш алып бара. Хәзерге вакытта 39 муниципаль районнан җавап килде, шуның 4 (Апас, Балтач, Бөгелмә һәм Алабуга районнары) материалларны өлешчә генә тапшырды. Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан әлегә җавап юк. Районнарга шулай ук генераль планнар эшләү өчен авыл җирлекләре буенча беренчел белешмәләр анкеталарын яңартырга кирәк.

Киңәшмәдә генплан һәм ПЗЗ әзерләү буенча мәгълүматны атна саен тапшыручы районнар да аерым билгеләнеп үтте, бу – Аксубай, Әлмәт, Чүпрәле, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Спас һәм Чирмешән районнары. Узган айда әлеге мәгълүматны шулай ук Азнакай, Алексеевск һәм Буа районнары да тапшырды.

Презентациядә ЕГРНга торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләүне тәмамламаган районнар исемлеге дә күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, җирле үзидарә органнары  генплан яисә ПЗЗ раслау турындагы карарны кабул иткәннән соң 5 көн эчендә “Роскадастр” ГХК филиалына белешмәләрне тапшырырга тиеш. Шулай ук Рәис карары кысаларында район җитәкчеләренә генпланнар, ПЗЗ һәм ППТ техник биремнәрен тикшерүгә Фондны җәлеп итү киңәш ителде.

Катнашучылар районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләрен карап чыкты. Хәзерге вакытта ЕГРНга 724 чик кертелгән, тагын 8е чиратта. Икенче этапка 310 торак пункт чиге күчте. Киләсе этапны вакытында башлау өчен районнардан бер ай дәвамында хаталарны төзәтү сорала.

Презентацияне сылтама аша карап була: https://fpd.tatarstan.ru/tat/2023-god.htm  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International