Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 1 кварталында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.
Беренче кварталда Фондка 24,4 ГБ күләмендә 312 данә белешмә кертелде (барлыгы – 42 ТБ исәпләнә). Региональ фондны серверлы инфраструктурасын булдыру, районнардан вектор рәвешендә расланган генпланнар җыю дәвам итә; инженер һәм коммуналь инфраструктура объектлары буенча материаллар барлана, Биектау районы территорисендә пилотлы проект башлап җибәрелде; Фондка ТР югары төгәллекле позицияләү системасы җиһазларын тапшыру алып барыла. Шулай ук КФУ һәм КДАУ белән берлектә “Татарстан Республикасы Милли пространство белешмәләре системасы” республикакүләм программасы әзерләнде.
Ел башында Фондның 2023 елга һәм планлы 2024-2025 елларга дәүләт биреме, шулай эш төрләре буенча техник биремнәр килешенде. Хисапта шулай ук шәһәр төзелеше документларын эшләү буенча, каталог алып бару буенча актуаль мәгълүмат күрсәтелде. Татарстан чиген билгеләүгә килгәндә, 1 квартал ахырына кадастр хисабына Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләре, Башкортостан һәм Марий Эл республикалары белән чикләр кертелде. Киров өлкәсе белән чик буенча эш проекты килештерелде, Чуваш һәм Удмурт республикаларының җир төзелеше эшләрен Росреестрга апрельдә тапшыру планлаштырыла.
Хисапта шулай ук оешманың финанс, сатып алу, кадрлар, хокук, матбугат хезмәте эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүмат күрсәтелде.