Кичә “ТР Пространство белешмәләре фондында” “Россия космос системалары” холдингы карамагы астындагы ТЕРРА ТЕХ компаниясе вәкилләре белән онлайн-очрашу узды.
Фонд җитәкчелегенә “Роскосмос” дәүләт корпорациясе заказы буенча эшләнелгән “Цифры Җир – Сервислар” тармаклы мәгълүмати сервислар комплексы тәкъдим ителде. Әлеге проектның максаты – дәүләт һәм регион структураларын космос сурәтләре белешмәләре нигезендә әзер аналитик продуктлар һәм хисаплар белән тәэмин итү.
Очрашу азагында, кайбер сервисларны Фонд эшчәнлегендә куллану мөмкинлеген өйрәнү планлаштырылды һәм алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек итү турында сөйләшенде.