“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ эшчәнлеге төп бурычларының берсе булып дәүләт хакимияте органнары яисә дәүләт учреждениеләре тарафыннан оештырылган геодезик һәм картографик тиушеренүләр нәтиҗәсендә җыелган пространство белешмәләрен һәм материалларын даими яңарту булып тора.
Хәзерге вакытта пространство белешмәләре фондын һәм каталогы алып бару бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы җирлекләре генераль планнары буенча материалларны җыю һәм яңарту эшләре алып барыла. Белгечләр 41 районга сорау хаты җибәрде, күпчелеге инде материалларны фондка җибәрде, шул исәптән, вектор форматында да. Әмма кирәкле белешмәләрне әле дә юлламаган районнар кала – Әгерҗе, Апас, Әтнә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Сарман – алардан материаллар тапшыру процессын тизләйтү сорала.
Барлык кабул ителгән материалларны җыеп, тикшергәннән соң, белешмәләр фондга кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, фонд кызыксынган физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына үзендә сакланган пространство белешмәләрен тапшыру мөмкинлеген булдырды.
Әлеге материалларны алыр өчен сылтама https://fpd.tatarstan.ru/blanki-dokumentov.htm буенча гариза тутырырга кирәк.
Гаризалар fpd.rt@tatar.ru электрон адресына да (документны ЭЦП ярдәмендә имзалап, .sig файлын җибәрергә кирәк), Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81А, а/я 216 (420034 индексы) адресы буенча да кабул ителә. Турыдан-туры Фондка алып килү дә мөмкин. Фонд адресы: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 81Б, 4 кат.
Шулай ук “ТР ПБФ” учреждениесенең рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегендә Фондка кертелгән материаллар исемлеге белән танышырга мөмкин. Фонд хезмәткәрләре тарафыннан махсус белешмәләр статистикасы алып барыла һәм, өстәмә белешмәләр кирәклеге ачыкланганда, аларны эзләү һәм фондка кертү эшләре башкарыла.