МЭР РФ регионнарда территориаль планлаштыру документлары проектларын әзерләү өчен кушымта чыгарды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

МЭР сайты хәбәр итүенчә, Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы регионнарда территориаль планлаштыру документлары проектларын әзерләү өчен махсус кушымта чыгарган. ФГИС ТП өчен булдырылган әлеге корал инфраструктура төзү өчен каралган җирләрне дәүләт органнары белән килештерүгә тотылган чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән. Кушымта белән куллану территориаль планлаштыру  проектларына заказ бирүчеләр соравы буенча бушлай булачак. Бу хакта Россиянең икътисадый үсеш министр урынбасары Дмитрий Вахруков хәбәр итте.

Кушымта интерфейсында регионнарда, муниципаль районнарда, шәһәр һәм муниципаль округларда, җирлекләрдә дәүләт органнары белән килештерү өчен территориаль планлаштыру схемаларында объектларны күрсәтү һәм сурәтләүгә таләпләр исәпкә алынган.

Шулай ук министрлык тарафыннан федераль, региональ һәм җирле әһәмияткә ия барлык объектларны бервакытта чыгару мөмкинлеге биргән ФГИС ТП сайтының шәхси кабинетында векторлы белешмәләрне тапшыру өчен яңа функционал эшләп чыгарылды. Шул рәвешле, РФ субъектлары генпланнар һәм терпланлаштыру схемаларын әзерләгәндә инфраструктура чикләмәләрен исәпкә алып, билгеле регионда төзелеш өчен туры килгән җир кишәрлекләрен сайла буенча нигезле карар кабул итә алачак. Шул исәптән, регионның социаль-икътисадый үсеш программалары буенча чаралар планыннан чыгып.

Белгечләр сүзләренчә, яңа сервис регионнарныэ территориаль планлаштыру схемалары өчен беренчел мәгълүмат җыюга тотылган финанс чыгымнарын киметәчәк. Элек аның өчен 3 айга кадәр вакыт сарыф ителгән, хәзер срок 1 көнгә кадәр кыскартылды.

«ФГИС ТП сайтыннан векторлы белешмәләрне чыгару мөмкинлеге турындагы хәбәр – күп еллар проектантлар арасында сөйләнелгән, күптән көтелгән позитив вакыйга. Икътисадый үсеш министрлыгының терпланлаштыру документлары әзерләгәндә кулланылган инструменталь нигезне камилләштерергә тырышуы да аеруча файдалы», - дип комментарий бирде “Мирпроект” институның территориаль планлаштыру департаменты җитәкчесе Владимир Трояновский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International