Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына" эшлекле визит белән Мордовия Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Андрей Мищенко һәм аның урынбасары Марат Кадыров килде.
Очрашу максаты - региональ пространство белешмәләре фондын алп бару буенча тәҗрибә белән уртаклашу. Хезмәттәшләргә Татарстан булдырылган бердәм пространство белешмәләрен саклау һәм тапшыру структурасының төп принциплары, шулай ук хаталы һәм үз-үзенә каршы килүче белешмәләрне кулланмау өчен материалларны тикшерү методлары турында сөйләделәр.
Җитәкчеләр Фондның төп җитештерү юнәлешләре белән дә танышты - шәһәр төзелеше документлары эшләү, региональ электрон картографик нигезне алып бару, җыелма җир асты коммуникацияләре планын булдыру һәм башкадар. Кунакларның аермы игътибарын стереофотограмметрик комплекс җәлеп итте - ул территориянең бердәм 3D-стереомоделен күрсәтү һәм аның белән эшләү өчен кулланыла.
Очрашу нәтиҗәсендә җитәкчеләр Мордовия Республикасында пространство белешмәләре һәм территориаль планлаштыру өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр.