Норлат районында урман бистәләре чикләрен билгеләү буенча комиссия үтте

2023 елның 31 марты, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районының Әмзә, Мамык, Яңа Тумба һәм Заречный авыл җирлекләре территориясендә урман бистәләре булдырылган торак пункт чикләрен билгеләү буенча комиссия үтте.

Утырышта Татарстан  Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Пространство белешмәләре фонды, Идел буе Федераль округы буенча Урман хуҗалыгы Департаменты, иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый палата, Норлат районы Администрациясе һәм Росреестр Идарәсенең район бүлеге вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, узган ел “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан составларында урман бистәләре булган авыл җирлекләре буенча мәг

ълүмат җыелды. Соңрак Норлат районы авыл җирлекләренең 5 торак пункты чиге проектлары әзерләнде:

1. Бутаиха поселогы, Мамык авыл җирлеге

2. Кызыл Юл поселогы, Әмзә авыл җирлеге

3. Яңа Тумба авылы, Яңа Тумба авыл җирлеге

4. Заречный поселогы, Заречный авыл җирлеге

5. Юган поселогы, Заречный авыл җирлеге

Нәтиҗәдә, урман бистәләре чикләрендә урнашкан һәм урман хуҗалыгы максатларында кулланылмаган җир кишәрлекләрен урман фонды җирләреннән торак пункт җирләренә һәм торак пункт чикләренә күчерү хупланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International